28 апрельдә Россия халыкларының мәдәни мирас елы һәм үзара ярдәм акцияләре кысаларында #МЫВМЕСТЕ «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр – All Inclusive» балалар театр студияләренең V республика Гала-фестивален уздырды.
2022 елның 25 апрелендә Ветераннарга ял итү һәм хезмәт күрсәтү үзәгендә ветераннарга «Яз сулышы» дип исемләнгән «Палитра» рәсем түгәрәге күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә төрле тематикалы 60тан артык иҗади эш тәкъдим ителде.
Украинаның көньяк-көнчыгышыннан күчеп китүче 161 кеше яшәгән Казан шәһәренең «Ливадия» шифаханәсендә татарча фильм күрсәтелде.
Татарстан Җиңү волонтерлары «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.
2022 елның 26-27 маенда Идел буе регионнары «Хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларының VI Ассамблеясе узачак.
Татарстан Республикасында «Социаль үзәк-СОС» (Ярдәм) социаль хезмәт күрсәтү хосусый учреждениесе командасы тулы составта «Мобиль бригадалар-SOS» проекты белән Баулы шәһәренә чыгуны оештырды.
Кешбек программасы буенча Татарстанның балалар лагерьларына 10 меңнән артык юллама сатып алынган. Бу проектка Татарстан Республикасының 4 туроператоры һәм 18 лагере кушылды.
Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында укучылар арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар уза. Аларның иң зурысы Аксубай бистәсендә узган Виталий Тимирясов исемендәге VIII турнир булды.
2022 елның 14-15 апрелендә ветераннар арасында «Спорт - сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер нигезе - 2022» II Спартакиада кысаларында шахмат-шашка турниры узды.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюросы» федераль казна учреждениесе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 октябрендәге 1697 номерлы карары белән расланган затны инвалид дип тануның вакытлыча тәртибе инвалидлык билгеләүнең махсус тәртибе расланган мәгълүматларга кадәр 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булуын җиткерә.