Мәгариф һәм фән буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Асия Тимирясова балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашты

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Кешбек программасы буенча Татарстанның балалар лагерьларына 10 меңнән артык юллама сатып алынган. Бу проектка Татарстан Республикасының 4 туроператоры һәм 18 лагере кушылды. 2022 елның җәендә стационар һәм палаткалы лагерьларда, көндезге лагерьларда, хезмәт һәм ял үзәкләрендә, шифаханәләрдә, шулай ук кара диңгез яр буйларында 182 меңнән артык татарстан баласы ял итәр дип көтелә. Республика реестрына җәйге ялның 1 268 оешмасы кертелгән, аларның күбесе инде тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә әзер. Әлеге мәгълүматлар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының кече коллегиясендә яңгырады, аның эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе Асия Тимирясова катнашты. Үз чыгышында ул балалар лагерьларында эшләү өчен хезмәт күрсәтүче педагогларны әзерләүгә бердәм алымнар эшләү турындагы мөһим мәсьәләне күтәрде. «Студентларда балаларның ялын нәтиҗәле оештыруга бәйле һөнәри компетенцияләр формалаштыруга җитди игътибар бирергә кирәк. Татарстан лагерьлары педагогик югары уку йортлары һәм көллиятләр партнерлары булырга әзер», - диде ул.

Балалар һәм яшүсмерләрнең ялына даими рәвештә иҗтимагый контроль ясаучы Иҗтимагый палата экспертлары билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында Хөкүмәт ярдәме белән балалар ялының һәм сәламәтләндерүнең заманча инфраструктурасы формалаша. «Җәй - балаларга» программасы кысаларында 2019 елдан 2021 елга кадәр 26 лагерьда 3,3 млрд. сумлык ремонт эшләре үткәрелгән. 2022 ел программасына 22 лагерь кертелгән. Кырым Республикасында ел әйләнәсе эшли торган лагерь булдыру да әһәмиятле вакыйга булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International