«Спорт - сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер нигезе - 2022» II Спартакиада кысаларында ветераннар арасында шахмат-шашка турниры узды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

2022 елның 14-15 апрелендә ветераннар арасында «Спорт - сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер нигезе - 2022» II Спартакиада кысаларында шахмат-шашка турниры узды.

Ярышларда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе Бородин А.И. һәм рәис урынбасары Поляков А.Д. чыгыш ясады, шахмат һәм шашка барлыкка килү тарихын, чемпионнар биографиясен кыскача бәян иттеләр һәм һәр катнашучыга уңышлы чыгышлар теләделәр.

Турнирда катнашучылар, яшьләренә карамастан, зур ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Шахмат-шашка ярышлары нәтиҗәсендә шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр ачыкланды.

Шахмат уенында ир-атлар арасында турнирның җиңүчесе Таҗетдинов Р.Р., икенче урында - Лобзин В.А., өченче урында - Хәйретдинов Р.Х.

Хатын-кызлар арасында турнирда Лобзина И.Н. җиңүче булды, икенче урынны  Бушуева А.Н., өченче урынны Казаринова О.А. яулады.

Ир-атлар арасында шашка турниры җиңүчесе Фомин Ю.Н. булды, икенче урынны Горшков Н.В., өченче урынны Вәгыйзов Р. алды.

Хатын-кызлар арасында турнир җиңүчесе - Максимова М.М., икенче урында - Сәләхова Л.В., өченче урында - Кәримова Ф.А.

Ярышларда катнашкан һәр спортчы һәм җанатарлар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф чыганагы алдылар. Турнир йомгаклары буенча җиңүчеләрне дипломнар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International