Инвалидлык билгеләүнең аерым тәртибе 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюросы» федераль казна учреждениесе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 октябрендәге 1697 номерлы карары белән расланган затны инвалид дип тануның вакытлыча тәртибе инвалидлык билгеләүнең махсус тәртибе расланган мәгълүматларга кадәр 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булуын җиткерә.

Россия Федерациясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләү чараларын акрынлап гамәлдән чыгару буенча барлыкка килгән шартларны исәпкә алып, хәзерге вакытта затны инвалид дип тануның вакытлыча тәртибен озайту планлаштырылмый.

Инвалидлык срогы 2022 елның 1 июленнән соң тәмамлана торган гражданнарга медик-социаль экспертизасына юллама булмаганда, инвалидлыкны автомат рәвештә 6 айга озайту башкарылмаячак. Гражданинга медик-социаль экспертиза үткәрү өчен инвалидлык билгеләү, инвалидны (инвалид баланы) тернәкләндерүнең индивидуаль программасын эшләү максатында медик-социаль экспертизага юлламаны рәсмиләштерергә кирәк.

Гражданинның язма ризалыгы (аның законлы яисә вәкаләтле вәкиле) белән барлык кирәкле диагностик, дәвалау һәм тернәкләндерү чараларын уздырганнан соң, медицина оешмасы тарафыннан медик-социаль экспертизага юллана.

Инвалидны (инвалид баланы) кабат тикшерү вакытыннан алда, әмма билгеләнгән инвалидлык срогы узуга 2 айдан да артык булмаган вакытта башкарылырга мөмкин. «Затны инвалид дип тану турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 5 апрелендәге 588 номерлы карары белән расланган инвалидлык билгеләүнең 1 июльдән яңа кагыйдәләре үз көченә керәчәк, дип хәбәр итәбез.

Расланган яңа тәртип гамәлдәге һәм яңа нигезләмәләрне берләштереп, өч этапка кертеләчәк.

Әйтик, 2022 елның 1 июленнән гражданнар медик-социаль экспертиза узу форматын (МСЭ) – көндезге – шәхси үзе булганда, яки читтән торып, кирәкле документлар электрон ведомствоара хезмәттәшлек системасы ярдәмендә медицина оешмаларыннан медик-социаль экспертиза бюросына килгәндә үткәреп була иде. Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге Вакытлыча тәртип буенча бары тик читтән торып экспертиза үтү форматы гына мөмкин, ә аны гамәлгә кертүгә кадәр бары тик көндезге формат кына булган.

2023 елның 1 июненнән медик-социаль экспертизаны дистанцион форматта да узарга мөмкин булачак. Мондый форматтан медик-социаль экспертиза бюросы карары белән риза булмаган, югарырак учреждениедә шикаять бирергә ниятләгән гражданнар файдалана алачак. Бу очракта гражданин яшәү урыны буенча бюрода булачак, анда аңа баш яки федераль медик-социаль экспертиза бюросы белгечләре белән аралашу һәм кабат экспертиза узу өчен техник мөмкинлек биреләчәк.

2024 елның 1 гыйнварыннан медик-социаль экспертиза хезмәткәрләре читтән торып үткәрелә торган экспертизаны гражданинның шәхси мәгълүматларына кагылмыйча гына үткәрәчәк. Экспертиза уздыруга юлламалар, гражданинның яшәү урынына бәйсез рәвештә, барлык төбәкләр бюросы арасында мәгълүмат системасы ярдәмендә бүленәчәк. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, карар чыгарылганнан соң, гражданинның шәхси мәгълүматлары финал документында - инвалидлык турында белешмәдә чагылыш табачак, группаны һәм инвалидны тернәкләндерүнең индивидуаль программасында күрсәтеләчәк. Карар үзе гражданинга дәүләт хезмәтләре порталында яки почта юлламасында шәхси кабинетка җибәреләчәк. Шул ук вакытта, әгәр гражданин карар белән килешмәсә, ул яшәү урыны буенча медик-социаль экспертиза бюросына шикаять бирергә мөмкин, анда көндезге форматта экспертиза үткәреләчәк. Бу максималь бәйсез экспертиза уздыру процедурасын ясарга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International