Әлки һәм Спас благочиниесе Болгар шәһәренең Изге Авраам храмы 2022 елгы граждан җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында «Гуманитар ярдәм склады» дигән яңа грант проекты отты.
11 ноябрьдә Әлмәттә «Юность» балаларны савыктыру лагере мәйданчыгында «Страйкфест» - «Мин бәхет сайлыйм» яшьләр форумы старт алды. Ачылу тантанасында район башлыгы Тимур Ногманов катнашты.
13 ноябрьдә «ТР шикәр диабеты булган кешеләрне берләштерү» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көненә (14 ноябрьдә) багышланган шикәр диабетын профилактикалау буенча бушлай акция үткәрде.
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Үзенчәлекле фотограф» мәдәни-танып белү проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә торган «Кара миңа» беренче фотофестивале 20 ноябрьдә Лемаев мәйданы, 12 йорт адресы буенча урнашкан Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә узачак.
2022 елның 19-20 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында «Тау» беренче гаилә китап фестивале узачак. Фестивальгә һәм китап ярминкәсенә керү - ирекле.
Чара «Семья Вместе» гаилә кунакханәсендә узды, анда ата-аналар белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары яши.
2022 елның 13 октябреннән 13 ноябренә кадәр КФУ Психология һәм мәгариф институты студентлары тьюторлар мәктәбендә белем алу курсы узган.
Татарстаннан Лисичанскка җибәрелгән 100 тоннадан артык күләмдәге гуманитар ярдәм - Россия дөньясы кыйммәтләренең чын гәүдәләнеше, кызгану һәм теләктәшлек. Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Олег Агапов мондый фикерне Эксперт клубы мәйданчыгында әйтте.
9 ноябрь көнне Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда парламентарийлар 2021-2025 елларга Татарстан Республикасында өлкән буын гражданнарга системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү буенча региональ программаны гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңладылар.
11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү узды.