Чара «Семья Вместе» гаилә кунакханәсендә узды, анда ата-аналар белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары яши.
Анна Филатова Алеанның «О потерянном огоньке» әкиятен кунакханәдә торучыларга ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева укыды.
Гаилә кунакханәсендә әкият терапиясе үткәрү традициясе күптән барлыкка килгән, әмма коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, аны туктатырга туры килгән. Бүген җылы шартларда әкиятләр уку кичәләре яңартылды.
Шулай ук кунакханәгә ярдәм йөзеннән гигиена чаралары, балалар ризыклары, тонометрлар, одеяллар һәм чәй җыелмасы тапшырылды.