11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү узды.
Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш, республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәләрдә закон чыгару һәм хокук куллану эшен камилләштерү буенча чараларның активлашуы белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек институтларының ролен күтәрү күзәтелә.
Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә иҗтимагый кабул итү үткәрү юлы белән халык арасында агарту эше мондый төрдәге җинаятьләрне профилактикалауның бер ысулы булып тора.
Республика халкының сорауларына коррупциягә каршы сәясәт, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары җавап бирде.