9 ноябрьда Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда парламентарийлар 2021-2025 елларга Татарстан Республикасында өлкән буын гражданнарга системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү буенча региональ программаны гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңладылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Маргарита Максимова һәм Артем Кузнецов катнашты.
«Өлкән буын гражданнарына ярдәм итү һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре Социаль сәясәт комитетының даими контролендә тора, - дип билгеләп үтте комитет рәисе Светлана Захарова. - Бу сорауны без сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә юнәлешеннән дә карыйбыз, бүген комитет утырышында катнашучы иҗтимагый оешмалар белән актив эшлибез».
Төп доклад белән чыгыш ясаучы ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләнең саны арту күзәтелә. Министрлык мәгълүматлары буенча, Татарстанда хезмәткә сәләтле яшьтән өлкәнрәк 914,5 мең кеше яши. Бу халыкның гомуми санының 23,5%ы. Хәзерге вакытта республикада 157 озын гомерле кеше исәпләнә, алар гасырлык юбилеен узган. Озын гомерле кешеләрнең күпчелек өлеше - хатын-кызлар. Иң өлкән татарстанлы Питрәч авылында яши, аңа 102 яшь. Хатын-кызлар арасында озын гомерле булып Зәйдә яшәгән 107 яшьлек хатын-кыз санала.
Наталья Бутаева шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә төбәк программасы кысаларында күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде. Өлкән яшьтәге кешеләрнең мәшгульлегенең төрле формалары каралган, хезмәткә сәләтле яшьтән өлкәнрәк затлар өчен медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү, аларның белем һәм мәгълүмат ресурсларыннан файдалануын тәэмин итү, актив озак яшәү өчен шартлар тудыру каралган.
“Хезмәткә сәләтле яшьтәге өлкәннәр өчен медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту һәм һәркем файдалана алырлык итү” юнәлешендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарга диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр, ташламалы дару препаратларын өйгә китерү буенча эш оештырыла. Агымдагы елның 1 нче яртыеллыгында 104 мобиль табиб бригадасы 24 546 өлкән кешегә өйләренә килеп хезмәт күрсәткән. Ерак урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә комплекслы диспансеризация үткәрү өчен 4 мобиль комплекс сатып алынган.
2017 елдан республикада «Өлкән кешене гаиләгә алу» проекты гамәлгә ашырыла. Татарстанда 34 гаилә өлкән буын кешеләрен үз гаиләләренә тәрбиягә алган. Өлкән кешене үз гаиләсенә кабул иткән һәм аны карый торган гражданнар Татарстан Республикасы бюджетыннан айлык акчалата түләү ала.
Агымдагы елның октябрендә «Казан шәһәре халкына комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» базасының көндезге бүлеге капиталь ремонттан соң ачылган.
Ике катлы бина 60 урынга исәпләнгән, йөрү һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен махсус территория булдырылган. Бинада төркем белән шөгыльләнү өчен кабинетлар, иҗади остаханәләр оештырылган, туганнарын инвалидларны тәрбияләү күнекмәләренә өйрәтү өчен шартлар тудырылган.
ТР Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022 елның 1 гыйнварына физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче өлкән яшьтәге гражданнар 21,3% тәшкил иткән. Спорт объектларының 50 процентында өлкән буын гражданга ташламалы тарифлар яки бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган. Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарында ташламалы яисә түләүсез нигездә дәресләр 191 спорт объекты базасында оештырыла. «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 2022 елда пенсия алды яшендәге гражданнарны, һәм 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны укыту оештырылган.
Мәгълүмат турында фикер алышканда депутат Владимир Вавилов аңа өлкән кешеләрне карау өчен гигиена чаралары белән тәэмин итү буенча күп сораулар килүен билгеләп үтте. Наталья Бутаева билгеләп үткәнчә, бу сорау социаль иминият фонды контролендә.
Парламентарийлар шулай ук өлкән кешеләрне финанс мошенниклыгыннан һәм киберҗинаятьчеләрдән яклау мәсьәләләре буенча фикер алышты. Депутатлар билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге гражданнарга мошенниклык төрләре һәм схемалары турында даими рәвештә сөйләргә кирәк, чөнки нәкъ менә бу категория гражданнар аеруча алданучан. Моннан тыш, парламентарийлар ведомстволарга муниципаль районнар белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләрне системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү эшен көчәйтергә, сәламәтләндерү һәм спорт юнәлешендәге түгәрәкләр һәм секцияләр эшен оештырырга киңәш итте.
Бүген депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карадылар. Документ белән Яшьләр парламенты әгъзалары өчен яшь планкасын 35 яшькә кадәр арттыру тәкъдим ителә.