2022 елның 13 октябреннән 13 ноябренә кадәр КФУ Психология һәм мәгариф институты студентлары тьюторлар мәктәбендә белем алу курсы узган.
Бер ай дәвамында курсны тыңлаучылар тернәкләндерү һәм үсеш киңлегендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәэмин итүнең теоретик һәм практик күнекмәләрен алдылар. Анда тьюторлар үз белемнәрен, сәламәтлек саклау өлкәсендәге балалар белән аралашу күнекмәләрен расладылар.
Бүген тьюторлар мәктәбе курсын узу турында сертификатлар тапшырылды. «Сила в детях» Хәйрия үзәге директоры Адель Заһретдинов тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды һәм яшь белгечләргә уңышлар һәм киләчәктә нәтиҗәле эш теләде.
Тьюторлар белгечләр Хәлилова Екатерина Александровна (логопед), Шенгелая Анастасия Тарасовна (психолог), Илюхина Оксана Вячеславовнага (психолог), шулай ук «Сила в детях» республика үзәгенең барлык белгечләренә кураторлыклары өчен рәхмәт белдерәләр.