«ТР шикәр диабеты булган кешеләрне берләштерү» коммерцияле булмаган автоном оешмасы шикәр диабетын профилактикалау буенча бушлай акция үткәрде

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

13 ноябрьдә «ТР шикәр диабеты булган кешеләрне берләштерү» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көненә (14 ноябрьдә) багышланган шикәр диабетын профилактикалау буенча бушлай акция үткәрде.

Россия шикәр чире белән авыручылар саны буенча дөньяда 4 урында тора. Россиядә 5 миллионнан артык кеше диабет белән авырый һәм якынча 0,5 млн кеше үзләренең диабетын белми. Шуңа күрә авыруны диагностикалау һәм халыкка диабетны профилактикалау турында мәгълүмат бирү чаралары бик мөһим.

Казан шәһәре халкы шикәр чире белән авыручылар куркынычын ачыклау буенча тест үтте, медицина хезмәткәре чарага килүчеләрнең канындагы шикәр дәрәҗәсен үлчәде. Бер кешедә кандагы шикәр күләме күрсәткече 13,5 ммоль/л булган. Нормаль күрсәткечләр 3,3 ммолдан 5,5 ммоль/л адәр булырга тиеш.

Шулай ук чарага килүчеләр табиб эндокринолог, психолог һәм офтальмолог лекцияләрен тыңладылар.

Чара Казан эндокринологик диспансеры белән берлектә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан шәһәре Мэриясе ярдәмендә оештырылды. 

Фотолар: https://disk.yandex.ru/d/yQ1dNZouq0f2lQ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International