Казан шәһәрендә «Тау» Беренче гаилә китап фестивале узачак

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 19-20 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында «Тау» беренче гаилә китап фестивале узачак. Фестивальгә һәм китап ярминкәсенә керү - ирекле.

Оештыручылар: Казан шәһәренең «Счастливые истории» хәйрия фонды, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе.

Үткәрү көннәре һәм вакыты:

- 19 ноябрь (шимбә), 10:00-20:00

- 20 ноябрь (якшәмбе), 10:00-18:00

Үткәрү урыны: Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.

* «Тау» татар теленнән рус теленә «Гора» булып тәрҗемә ителә

«Счастливые истории» хәйрия фонды 2014 елдан бирле «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясен оештыручы булып тора. 2022 елда «Глаголица» премиясенең IX сезоны яңа, киңәйтелгән форматта уздырыла, ул үз эченә «Тау» беренче гаилә китап фестивален ала.

Чара 2022 елның 19-20 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында узачак. «Тау» китап фестивале — социаль әһәмиятле, хәйрия чарасы, аның максаты гаилә укуына, гаилә ялына һәм хәйриячелеккә игътибар җәлеп итү. Фестиваль  –  бөтен гаилә өчен кызык һәм мавыктыргыч булган вакыйга.

Фестиваль программасына тематик блоклар керә: «Китап бастыручы мәктәбе», «Креатив укулар», «Иҗади очрашулар һәм фәнни поп», «Театр һәм кино», «Мастер-класслар», «Өстәл уеннары».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International