ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 16 маенда Азнакай шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбе базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Тәмле казан» муниципаль кулинар фестивале узды.

Тэги: Азнакай районы Иҗтимагый советы

21
май, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 31 маенда 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларына гаризалар кабул итү тәмамлана. Гариза бирүне төгәлләү һәм барлык кирәкле ярдәм хатларын алу өчен 10 көн вакыт калды.

Татарстаннан Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Федерациясе атказанган тренеры, ГТО илчесе Ольга Павлова Луганскида Луганск Халык Республикасының спорт министры Олег Шеренешев белән очрашу уздырды.

Тэги: Ольга Павлова

Президент мәдәни инициативалар фонды 2025 елның икенче конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте һәм бер үк вакытта 2026 елның беренче конкурсына яңа гаризалар кабул итү кампаниясен башлап җибәрде.

2025 елның 30 маеннан 1 июненә кадәр Казанда «СПОРТ БУДУЩЕГО» («КИЛӘЧӘК СПОРТЫ») коммерцияле булмаган автоном оешмасы балалар һәм өлкәннәр өчен «Велосипед бәйрәме» дигән Хәйрия Инклюзив гаилә чарасы үткәрәчәк.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

Май ахырыннан барлык оешмалар өчен Роскомнадзорда теркәлмәгән һәм шәхси мәгълүматлар турындагы законнарны үтәмәгән өчен 300 000 сумга кадәр штраф үз көченә керәчәк.

Бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан 86 төбәктән гомуми суммасы 3 млрд 828 млн сумлык 810 проект хупланачак. Җиңүчеләр үз өлешләре сыйфатында 4 млрд 623 млн сум җәлеп итәргә ниятли, бу фондның грант конкурсларын үткәрү тарихында проектларны уртак финанслауның рекордлы дәрәҗәсе, ул 121% тәшкил иткән.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

20
май, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Илнур Сатдинов һәм Александр Дмитриев Казан шәһәренең 1 нче номерлы тикшерү изоляторында булдылар.

Тэги: ТР ИКК

2025 елның 20 маенда Әгерҗе районы Иҗтимагый советы рәисе А.А. Лапшин һәм җирле үзидарә буенча Иҗтимагый совет комиссиясе рәисе Р.З. Маннапов Менделеевск шәһәрендә узган Император Православ Палестина (Фәләстин) җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге утырышында катнаштылар.

Тэги: Әгерҗе районы Иҗтимагый советы

«Чын йөрәктән – От чистого сердца» социаль проектларның һәр ел тапшырыла торган премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Конкурс 2023 елдан бирле үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International