Президент мәдәни инициативалар фондының 15 нче юбилей грант конкурсы старт алды

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Президент мәдәни инициативалар фонды 2025 елның икенче конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте һәм бер үк вакытта 2026 елның беренче конкурсына яңа гаризалар кабул итү кампаниясен башлап җибәрде.

Президент мәдәни инициативалар фонды конкурсы ул – бөтен илдән иҗади проектлар авторлары өчен үзләренең креатив идеяләрен тормышка ашыру һәм төбәкләрдә тормышны яхшырту мөмкинлеге.

Гаризалар тапшыру сроклары: 2025 елның 10 июленә кадәр.

Кем өчен: дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалар, коммерцияле һәм муниципаль оешмалар (казна оешмаларыннан тыш), шулай ук шәхси эшмәкәрләр

Конкурс 12 тематик юнәлеш буенча үткәрелә: «Россия язмышы белән бердәмлек», «Без бергә», «Иҗат итүчеләр милләте», «Күпмилләтле халык», «Әхлакый ориентирлар», «Ныклы гаилә», «Безнең көч хакыйкатьтә», «Ватан сагында», «Яшь лидерлар», «Мөмкинлекләр иле», «Мәдәни код», «Көч алу урыны».

Финанс соратулар буенча чикләүләр юк. Чыгымнарның барлык маддәләрен дәлилләү мөһим. Нәтиҗәләр декабрь ахырында ясалачак.

Тулырак мәгълүмат һәм гаризалар бирү конкурс сайтында

Президент мәдәни инициативалар фонды чат-бот эшләтеп җибәрә, анда һәр катнашучыга күп кенә сорауларга, шул исәптән гаризаларны тутыруга кагылышлыларына актуаль җаваплар алырга мөмкинлек булачак. Ясалма фәһем-ярдәмче Телеграмда (@PFKI_bot) тәүлек буе «консультация бирәчәк». Шул ук вакытта бот җавап бирә алмаган катлаулы ситуацияләрне яки сорауларны тикшерүне элеккечә үк Фондның контакт үзәге белгечләренә +7 (495) 150-50-15 номеры буенча юлларга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, гаризаларны әзерләү һәм эксперт бәяләве мәсьәләләре буенча Сез Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International