«Чын йөрәктән – От чистого сердца» социаль проектларның һәр ел тапшырыла торган премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Конкурс 2023 елдан бирле үткәрелә.
Конкурсның максаты – проектларны гамәлгә ашыру чорында консалтинг, мәгълүмати һәм хокукый ярдәм күрсәтү өчен оешмаларны сайлап алу.
Гаризалар тапшыру вакыты: 2025 елның 20 июненә кадәр (19.00)
Кем өчен: конкурс башланырга бер ел кала Татарстан Республикасында теркәлгән социаль эшкуарлар, гаилә компанияләре, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар.
Номинацияләр:
– Иң яхшы социаль предприятие
– Коммерциягә карамаган иң яхшы оешма
– 2025 елның иң яхшы гаилә предприятиесе
Сылтама буенча теркәлү: https://forms.gle/e4uLRLaEwZWBUqD48
Сораулар булганда әлеге почта адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: kazandomic@yandex.ru
Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Сергеева Альбина – социаль эшмәкәр, өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүче «Добрые истории» («Игелекле тарихлар») коммерцияле булмаган автоном оешма директоры.
Генераль партнер: Альфа-Банк
https://m.vk.com/@-106025534-startoval-priem-zayavok-premii-socialnyh-proektov-chyn-irktn