Татарстан Республикасы Рәисе грантларына гариза бирү кампаниясе тәмамланырга 10 көн кала: җиңү өчен гариза бирәбез!

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

2025 елның 31 маенда 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларына гаризалар кабул итү тәмамлана. Гариза бирүне төгәлләү һәм барлык кирәкле ярдәм хатларын алу өчен 10 көн вакыт калды.

Гаризалар 21 юнәлеш буенча кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләр 2025 елның август ахырында аталачак.

Проектларны гамәлгә ашыру сроклары – 2025 елның 1 ноябреннән 2026 елның 31 октябренә кадәр.

Конкурста катнашу буенча тулырак мәгълүмат: https://xn--80aaaaan5edveliabd1l.xn--p1ai/contests/15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International