Азнакай районы Иҗтимагый советы «Тәмле казан» кулинар фестивале оештырды

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

2025 елның 16 маенда Азнакай шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбе базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Тәмле казан» муниципаль кулинар фестивале узды.

Фестивальнең максаты – халыкларның милли аш-суының бай традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, мәктәп укучыларының пешекчелек буенча талантларын ачу, шулай ук команда рухын һәм туклану культурасын ныгыту.

Оештыручылар –  Азнакай районы Иҗтимагый советы, Мәгариф идарәсе һәм Мәгариф идарәсе каршындагы Хатын-кызлар советы.


Анда Азнакай, Актүбә, Урманай һәм Сарлы авылларыннан 8 мәктәп командасы катнашты. Балалар түбәндәге номинацияләрдә чын талант һәм креативлык күрсәттеләр:
– команданың визит карточкасы
– милли ризыкны тәкъдир итү
–  өстәлне бәйрәмчә бизәү
– «Күңелле бутерброд» конкурсы
–  «Этикет» конкурсы
–  «Кулинария китабы» проектын яклау

Фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде, командалар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Төп урыннардан тыш, оригинальлек, эстетика һәм иҗади якын килү өчен махсус номинацияләр дә тапшырылды.

«Тәмле казан» фестивале зәвык, милли традицияләр һәм команда бердәмлеге бәйрәменә әверелде.
Әгерҗе районы Иҗтимагый советы рәисе «Бөек Җиңү. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады.

2025 елның 22 маенда Әгерҗе районы Иҗтимагый советы рәисе Александр Лапшин Ижевск шәһәренең тимер юл көллиятендә «Бөек Җиңү. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International