30 майдан 1 июньгә кадәр «СПОРТ БУДУЩЕГО» («КИЛӘЧӘК СПОРТЫ») оешмасы «Велосипед бәйрәме» дигән Хәйрия Инклюзив гаилә чарасы үткәрә

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

2025 елның 30 маеннан 1 июненә кадәр Казанда «СПОРТ БУДУЩЕГО» («КИЛӘЧӘК СПОРТЫ») коммерцияле булмаган автоном оешмасы балалар һәм өлкәннәр өчен «Велосипед бәйрәме» дигән Хәйрия Инклюзив гаилә чарасы үткәрәчәк.

Программада түбәндәгеләр булачак:

31 май – Хәйрия Инклюзив гаилә чарасы «Праздник Велосипеда» («Велосипед бәйрәме») «Куып җит әле!»

  • 5-14 яшьлек нормотипик балалар арасында индивидуаль ярыш.
  • 3 яшьтән 5 яшькә кадәрге балалар арасында Вело-Вундеркиндлар узышы.
  • 8+ яшьтән башлап сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле  булган балалар арасында велосипедта йөрү.

1 июнь – «Мирная Миля» велоспорт буенча Казан Кубогы Хәйрия чарасы.

  • Күрү сәләте бозылган кешеләр арасында вело-тандемнарда һәм мөстәкыйль рәвештә велосипедларда ярышлар узачак;
  • 14+ яшьтән башлап һәвәскәрләр арасында шоссе-боҗралы узышлар.

Ике көндә дә «ДВИЖЕНИЕ В ТЕМНОТЕ» («КАРАҢГЫДА ХӘРӘКӘТЛӘНҮ») велотандемнарында Хәйрия ярышлары уздырылачак. Җыелган иганәләр хәйрия максатларына – Велоспорт һәм сукырлар триатлонын үстерүгә юнәлдереләчәк.

2025 елның 27 маенда 21.00 сәгатькә кадәр теркәлергә мөмкин.

clck.ru/3GSL3m

https://orgeo.ru/event/shosse2025

Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча укыгыз https://vk.com/veliktime?w=wall-165718898_447

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International