«Шифалы Су – Ижминводы» шифаханәсендә Менделеевск районы Иҗтимагый советы рәисе Сәлим Хәбибуллин инициативасы белән буыннар очрашуы үткәрелде.
2025 елның 10 сентябрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиеваның Татарстан Республикасы муниципаль районнарының иҗтимагый советлары рәисләре белән эшлекле очрашуы булды, ул 2025 елның 14 сентябрендә булачак сайлауларга багышланган иде.
«ФормАРТ» стрит-арт фестивале финалында «Көтә» муралын хуплыйк!
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, гражданнар җәмгыяте вәкилләренең сайлаулар үткәрүне күзәтүдә катнашуын тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән хезмәттәшлек турында килешү буенча эшләүче Иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева Тимур Николаев җитәкчелегендәге диабетка каршы көрәш буенча Хәйрия фонды оештырган «Киртәләрсез стиль» фестивалендә булды.
8 сентябрьдә «Азнакай шәһәре гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе территориясендә «Уңыш бәйрәме»н билгеләп үттеләр.
Чара Азнакай районы Иҗтимагый советы әгъзасы Г.Л. Абдуллина катнашында оештырылды. Чарада шәһәр советы аппараты җитәкчесе А.Ф. Хәлиуллин катнашты.
9 сентябрьдә РФ Иҗтимагый палатасында сайлауларны күзәтү буенча төбәк иҗтимагый штаблары белән 14 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көненә күзәтү инфраструктурасының әзерлеге турында төбәкара киңәшмә үтте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасын аның рәисе Зилә Вәлиева һәм Хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Тимур Какохо тәкъдим итте.
Инде менә икенче тапкыр «Kazan Digital Week-2025» Халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы инициативасы белән «Ясалма интеллект һәм коммерцияле булмаган оешма: социаль үзгәрешләр өчен технологияләр» түгәрәк өстәле үткәреләчәк.
Азнакай районы Иҗтимагый советы әгъзасы М.М. Рәшитова Ишегалды бәйрәмендә катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов 5 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә эш визиты белән булды. Килүенең төп темасы Бөгелмә муниципаль районының сәламәтлек саклау системасы вәкилләре белән очрашу булды.