Бөгелмә районы Иҗтимагый советы рәисе ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю. З. Камалтынов белән очрашуда катнашты

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов 5 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә эш визиты белән булды. Килүенең төп темасы Бөгелмә муниципаль районының сәламәтлек саклау системасы вәкилләре белән очрашу булды.

Бөгелмә районы Иҗтимагый советы рәисе Елена Архарова катнашында үткән очрашуда шәһәр һәм район алдында торган мөһим мәсьәләләр һәм проблемалар җентекләп тикшерелде. Муниципаль берәмлектә тормыш сыйфатын тагын да яхшырту максатыннан халыктан килгән тәкъдимнәргә һәм теләкләргә аерым игътибар бирелде.

Чараны тәмамлап, Юрий Камалтынов җыелучыларга тиздән булачак иҗтимагый-сәяси вакыйга турында мөһим искәртү белән мөрәҗәгать итте: гаиләләре белән бергә актив гражданлык позициясе күрсәтергә һәм 2025 елның 14 сентябрендә үткәреләчәк сайлауларда катнашырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International