27 июньдә Дәүләт Советында парламентның профильле комитетлары һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылган «Тормышта төрле өлкәләрдә ясалма интеллекттан нәтиҗәле файдалану турында» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде. Түгәрәк өстәлдә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Диләрә Шувалова һәм Дамир Нургалиев катнашты.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Диләрә Шувалова Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисенең Россия Федерациясе Авыл территорияләрен үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкне авыл хезмәтчәннәренең Беренче форумы кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Ивановна Матвиенко тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.