ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары ТР Дәүләт Советы утырышында «ТР Рәисе ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык мөрәҗәгате» көн тәртибе белән катнаштылар

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Юллама С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында укылды.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 46 нчы утырышы кысаларында «Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык мөрәҗәгате» көн тәртибе белән узды.

Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары - Зилә Вәлиева, Асия Тимирясова, Ирина Александровская, Тимур Какохо, Диләрә Шувалова, Данис Шакиров, Дамир Нургалиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International