ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Никах, гаилә һәм закон: хокукый кырда традицион кыйммәтләрне ничек ныгытырга» темасына түгәрәк өстәл узды. Чара экспертларны, юристларны, хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен түбәндәге төп мәсьәлә буенча фикер алышу өчен җыйды: закон гаилә мөнәсәбәтләрен ничек җайга салып кына түгел, ныгыта да ала?

Тэги: Анастасия Исаева Изольда Жуйкова Тимур Какохо Маргарита Филатова-Софронова Райнур Хәсәнов

4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

2 июньдә Мәскәүдә «Линия Жизни»(«Тормыш линиясе») хәйрия фондының 21 еллыгына багышланган«Добрые паруса» дигән тантаналы чарасы уздырылды. Татарстан Республикасыннан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Алла Гомәрова, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе әгъзасы Маргарита Филатова-Сафронова катнашты.

Тэги: Маргарита Филатова-Софронова

29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда «Дарулар әйләнеше өлкәсендәге эшләрне дәүләтнең җайга салуы – ФармМедОбращение 2025» Бөтенроссия конференциясе 27 нче тапкыр үткәрелә. Чара ел саен медицина һәм фармацевтика өлкәсе белгечләрен, закон чыгару, башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләрен җыя. Алар тармакның кискен мәсьәләләрен күтәреп, бергәләп аларны хәл итү юлларын эзлиләр.

Тэги: Зилә Вәлиева Фәрид Сафин Тимур Бикмуллин Алексей Шулаев Анна Мөбәрәкшина Маргарита Филатова-Софронова

19
май, 2025 ел
дүшәмбе

17-18 май көннәрендә «ПАТРИОТ» паркында (Мәскәү шәһәре) «Югары белем бирү педагогының тәрбия эшчәнлегендә проект эшен оештыру» исемле көндезге күчмә белем бирү сессиясе үткәрелде. Анда йөздән артык югары мәктәп укытучысы катнашты.

Тэги: Маргарита Филатова-Софронова

12
март, 2025 ел
чәршәмбе

12 мартта Казан инновацион университетында «Инклюзив белем бирүнең дәвамлы системасы: фәннең һәм практиканың актуаль проблемалары» халыкара форумы кысаларында «Социаль-мәдәни инклюзия шартларында традицион кыйммәтләрне формалаштыру нигезе буларак гаилә» пленар утырышы үткәрелде, анда ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе рәисе Алексей Шулаев, комиссия рәисе урынбасары Анна Мөбәрәкшина катнашты, комиссия әгъзасы Маргарита Филатова-Сафронова модератор буларак катнашты.

Тэги: Алексей Шулаев Анна Мөбәрәкшина Маргарита Филатова-Софронова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International