ТР Иҗтимагый палатасы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы булды

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Дарулар әйләнеше өлкәсендәге эшләрне дәүләтнең җайга салуы – ФармМедОбращение 2025» Бөтенроссия конференциясе 27 нче тапкыр үткәрелә. Чара ел саен медицина һәм фармацевтика өлкәсе белгечләрен, закон чыгару, башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләрен җыя. Алар тармакның кискен мәсьәләләрен күтәреп, бергәләп аларны хәл итү юлларын эзлиләр.

Конференция кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары, Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәте каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International