ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган «Гаилә волонтерлыгы» Бердәм гамәлләр көне узды

2024 елның 27 гыйнвары, шимбә

Бүген ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган «Гаилә волонтерлыгы» Бердәм гамәлләр көне узды.

Модераторлар булып ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссия рәисе Әлфия Вәлиева чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл форматында гаиләләр, аларның күбесе күп балалы, үзләренең волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлеге турында сөйләделәр. Республикада Гаилә волонтерлыгын үстерү турында тәкъдимнәр әйтелде.

Кунаклар өчен Казан шәһәр филармониясе артистлары Рузилә Булатова һәм Флорит Гыйздәтуллин чыгыш ясады.

Очрашу ахырында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International