ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Инвалид балаларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсенең хәйрия концертында катнаштылар

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

2023 елның 6 июнендә «Әкият» балалар үзәгендә татар эстрадасы йолдызлары белән Инвалид балаларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсенең хәйрия концерты узды. Чара барышында җыелган акчалар сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү өчен җиһазлар сатып алуга китәчәк.

Концертның тантаналы өлешен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, шәһәрнең 12нче хастаханәсенең баш табибы, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының беренчел район бүлеге сәркәтибе Рамил Әхмәтов ачты.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Бердәм Россия Бөтенроссия сәяси партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Наталья Панфилова, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, КИУ ректоры Асия Тимирясова, ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе рәисе, «Ак Барс созидание» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, «Әкият» балалар үзәгенең директоры Елена Кондратьева, М.Мөзафаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе директоры Илзия Фәткулиина һәм волонтерлар командасы вәкилләре чараның хөрмәтле кунаклары будылар.

Инвалид балаларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләренә оешма эшчәнлегенә һәм социаль әһәмиятле инициативаларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шулай ук сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы практикалары билгеләп үтелде һәм «Дөньяны бергә үзгәртәбез» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде:

  • «Россиянең Махсус Олимпиадасы» оешмасы җитәкчесе Парфенова Лариса Анатольевна,
  • Суханова Анастасия Игоревна, «В твою пользу» хәйрия фонды,
  • Низаметдинова Аида Әнвәр кызы, «Индиго» иҗат үзәге.

Чара җылы һәм дустанә шартларда узды. Барысыннан да күбрәк яшь артистлар һәм яшь тамашачылар сөенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International