Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казан укучыларының өченче шәһәр спартакиадасы узды

2022 елның 18 ноябре, җомга

17 ноябрьдә «Ак Бүре» спорт комплексында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Казан укучыларының өченче Спартакиадасы узды. Оештыручы – «Трамплин» хәйрия фонды.

«Трамплин» хәйрия фонды, гадәттәгечә, 2019 елдан башлап, үз карамагындагы мәктәп укучылары өчен мондый форматтагы спорт чаралары үткәрә. Быел катнашу өчен 1нче, 7нче мәктәп һәм Е. Г. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәп укучылары чакырылган иде. Бу психик үзенчәлекләре, сөйләм һәм ишетү ягыннан тайпылышлары булган балалар. Һәр мәктәп 10 кешедән торган команда җыйды, аларның дуслары да, шулай ук мәктәп укучылары , сыйныфташлары өчен җан атарга һәм аларның көндәшлек рухын якларга килделәр.

Спорт, иҗат кебек үк, балаларны әйләнә-тирә дөньяга актив һәм адаптив итү өчен эшли, интеллектны үстерә һәм характер формалаштыра. Үзләренең чикле шартларында тәрбияләнүче махсус мәктәп һәм интернат мәктәп укучылары өчен теләсә нинди физкультура-спорт чарасы – бәйрәм генә түгел, кискен ихтыяҗ да.

Ярышлар амбицияләрне, команда төзүгә сәләт үстерергә, яңа дуслар табарга һәм яхшы кәефле булырга, бүләкләр алырга мөмкинлек бирә.

Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы Мәгариф бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илнур Газимҗанов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International