«Гаиләнең мәдәни коды»

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

17 сентябрьдә 17 нче мәртәбә Казанда Татарстан гаиләләре Фестивале - «Нечкәбил» республика конкурсының ярымфиналы узды. Чара Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә республиканың 21 районыннан 28 гаиләне җыйды. Катнашучылар кунакларга өйдәге традицияләре турында сөйләделәр һәм гаилә иминлеге серләре белән уртаклаштылар.

«Гаилә – ул теләсә кайсы җәмгыятьнең нигезе, һәм бүген залда бик күп бәхетле парлар җыелуы бик тә куанычлы күренеш. Гаилә кору, балалар үстерү һәм тәрбияләү, аларның уңышларына шатланып яшәү  – бик җаваплы гамәл. Әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм үстерү гаиләнең мөһим миссиясе булып тора», – дип сәламләде конкурста катнашучыларны һәм кунакларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

17 ел эчендә фестиваль чикләрен киңәйтте һәм чыннан да яраткан һәм халыкныкына әйләнде. Бәйгедә Татарстанның барлык районнарыннан 800дән артык гаилә катнашты. Быел зона этабына 49 гаилә чыкты, шуларның 28е фестиваль кунакларына уникаль гаилә традицияләрен, мәдәни гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекле иҗатларын тәкъдим итте. Моннан тыш, гаилә җылысын саклаучылар традицион гаилә ризыклары белән табын корып, аш-су өлкәсендәге сәләтләрен дә күрсәттеләр.

«Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе, фестивальнең жюри рәисе Изольда Жуйкова фестивальнең чикләрен киңәйтүен, гаилә чыгышларын facecast платформасында дөньяның теләсә кайсы почмагыннан онлайн режимда карарга мөмкин булуын билгеләп үтте. «Гаилә» торты фестивальнең үзенчәлекле вакыйгасы булды. Бәйрәм сыен әзерләүгә сизгер остаз җитәкчелегендә һәр катнашучының өлеше керде.

Фестиваль мәйданчыкларының жюри эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары: Исаева А. Г., Гарифуллина И. Х., Тимирясова А. В., Максимова М. Н., Кузнецов А. В., Богоутдинова Р. З. катнаштылар.

Жюри чыгышлар йомгаклары буенча финалда катнашу өчен 10 гаиләне сайлап алачак. Йомгаклау өлеше 26 ноябрьдә Әниләр көненә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International