ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә катнашты

2022 елның 24 мае, сишәмбе

2021-2022 еллардагы җылыту сезоны тәмамланганнан соң, май аенда Татарстанга салкыннар кайтты. Хәзерге вакытта  өйләргә җылылык бирү мөмкин булмау сәбәпләрен Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге башкарма директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә аңлатты (https://www.youtube.com/watch?v=y0SqIVVjqig).

«Йортларны яңадан башлап җибәрү техник яктан бик кыен, чөнки күпчелек йортлар җылылык чорына әзерлек, шул исәптән опрессовка эшләренә керешкән инде. Җылылыкны өзү өчен биш көн дәвамында уртача температура 8 градустан да ким булмаска тиеш. Әгәр мондый температура саклана икән, сүндерелә», - дип искәртте белгеч.

«Зур шәһәр турында сөйләшкән очракта, җылылык бирүне яңадан яңарту бик авыр. Хезмәт белән тәэмин итүче берничә булганлыктан, муниципалитетларда моны эшләү җиңелрәк. Казанда барлыгы ике эре тәэмин итүче бар, челтәрләрне модернизацияләү эшләре башланган, ремонт эшләре алып барыла», - дип аңлатты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International