Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге президиумы утырышы узды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге президиумы утырышы үткәрелде.

Президиум эшендә Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының иҗтимагый-сәяси һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге баш киңәшчесе Лукашина Марина Николаевна, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министрлыгының эшләр идарәчесе Фәсхетдинов Артем Әхтәм улы, Президиум әгъзалары, Президиумның мактаулы әгъзалары, район комитетлары (секцияләре), Казан шәһәре районнарының сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары, иҗтимагый комиссия рәисләре, ассоциация оешмалары рәисләре катнашты.

Президиум көн тәртибе буенча Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге ветераннар комитеты рәисе генерал-майор Бородин А. И., Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе урынбасары Поляков А. Д., Казан шәһәре Вахитов районының КВВС рәисе Волкова Г. А., Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү һәм ритуаль хезмәтләр буенча комиссия рәисе Садыкова Р.Ш. чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International