ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашты

2022 елның 4 марты, җомга

3 мартта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет чираттагы утырышын уздырды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Иҗтимагый совет рәисе Мөнир Гафиятуллин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базарын үстерү бүлеге башлыгы Бабаева Айгөл Гомәр кызы авыл торак пунктларында сәүдә инфраструктурасын үстерүгә ярдәм чаралары турында сөйләде.

2021 елда кулланучылар базарын үстерү йомгаклары турында кыскача.

Татарстанда 17 меңнән артык ваклап сату предприятиесе, 1877 стационар булмаган сәүдә объекты, 262 мобиль сәүдә объекты, 24 ваклап сату базары эшли. Республиканың кулланучылар базары өлкәсендә 335 мең кеше эшли. Валов төбәк продуктында сәүдә өлеше 9,3% тәшкил итә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше беренче тапкыр 1 трлн сумнан артып китте һәм 7,8% үсеш белән 1086 млрд сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы продукциясен һәм кулланучылар билгеләнешендәге товарларны сатканда кирәкле форматларның берсе булып ярминкәләр кала бирә. 2021 ел йомгаклары буенча сатылган продукция күләме 2,28 млрд сум булган 3123 ярминкә чарасы үткәрелде. 5688 сәүдә урыны булган 371 ярминкә мәйданчыгы файдаланылды.

Чикләү чаралары шартларында интернет-сәүдә үсеш өчен куәтле импульс алды. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы халкына «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша товарларны сату күләме 30,3 %ка артты

Нормативларның уртача күрсәткечләрен арттыруга карамастан, республика территориясендә сәүдә инфраструктурасы тигез бүленмәгән. Татарстан Республикасының 1244 авыл торак пунктында стационар сәүдә объектлары юк, шуларның 945е күчмә сәүдә белән тәэмин ителә, 299 торак пунктта сәүдә хезмәте күрсәтелмичә кала, бу 13 меңгә якын кеше. Стационар сәүдәсеннән башка авыллар саны елына 24 берәмлеккә арткан.

Нинди чаралар күрелә соң?

Күчмә сәүдә өчен автолавкалар сатып алу өчен субсидияләр кулланучылар кооперациясе оешмаларына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 31 маендагы 397 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән бирелә. Барлыгы 895 читтән торып авыл торак пунктына хезмәт күрсәтү өчен 121 автолавка сатып алынган (2021 елда - 16 берәмлек).

Татарстан Республикасы район үзәкләреннән 11 километр ераклыкта урнашкан авыл торак пунктларына кирәк булган товарларны илтеп җиткерү буенча ягулык-майлау материалларына чыгымнар компенсацияләнә.

«Авыл кибете» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модуль пунктларын төзүгә субсидияләр бирелә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 31 маендагы 397 номерлы карары). Барлыгы республиканың 40 муниципаль берәмлегендә 113 сәүдә объекты төзелгән, гомуми суммасы 241,4 млн. сум (2021 елда - 16 объект), 2022 елда 13 объект.

Шуңа да карамастан, сәүдә хезмәте күрсәтелмәгән торак пунктлар саны елдан-ел арта бара. Әлеге мәсьәләне Министрлык коллегиясе утырышында да күтәрделәр һәм өстәмә ярдәм чаралары кабул итү агымдагы елда Министрлыкка куелган бурычларның берсе булачак.

Икенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы консультанты Толстова Лариса Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында комплаенс-рискларны киметү буенча чаралар планын (юл картасын) тәкъдим итте. Башкару сроклары һәм җаваплы башкаручылар белән чаралар планы булган юл картасы эшләнгән.

Монополиягә каршы комплаенс - монополиягә каршы законнар таләпләрен үтәү һәм аны бозуны кисәтү максатларында кулланыла торган хокук һәм оештыру-идарә итү чаралары системасы ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International