2023 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге республиканың Чирмешән районында бүлекчә ачты.
Уку йортларында Аталар берлеге булдыру буенча эш дәвам итә.
ТР Иҗтимагый палатасының Коммерцияле булмаган оешмалар йортында сәламәт яшәү рәвеше буенча «Иң яхшы доктор – син үзең» белем бирү курсы программасы гамәлгә ашырыла.
«Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк бүлеге коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен «Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган грант конкурслары» темасына дискуссия мәйданчыгына чакыра.
Татарстан Юстиция министрлыгы 20 ноябрьдә Казанда «Өйдән ерак булган йортта» Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрде
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» XI республика ачык иҗат фестиваленең Гала-концертында Рөстәм Миңнеханов булды.
Удмурт Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында транспорт хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү тантанасы узды.
Тантаналы чараларда ТР Әгерҗе районы Иҗтимагый советы рәисе Александр Лапшин катнашты.
«Ватанны саклаучылар» фонды командасы Пирогов исемендәге Милли медицина-хирургия үзәгендә Марат Ильясовның авторлык тренажерлары презентациясендә булды.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева балигъ булмаган хокук бозучыларны социализацияләү белән бәйле проектларны күптән күзәтә. Балалар төрле сәбәпләр аркасында законны боздылар, әмма алар һәрвакыт балалар булып калачаклар һәм аларга, һәркем кебек үк, җылылык һәм күңелле мизгелләре кирәк.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Татарстан Республикасы чараларын (Коррупциягә каршы марафон – 2023) уздыру кысаларында 2023 елның 23 ноябрендә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең VII Советы – «АПКның хәзерге этабында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.