Татарстан Юстиция министрлыгы Казанда «Өйдән ерак булган йортта» Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрде

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Жанна Старостина хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия хокукый ярдәм көне балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультатив, хокукый ярдәм һәм юридик ярдәм күрсәтү максатында узды.

«Кабул итүгә 29 кеше килде, 40тан артык мәсьәлә каралды. Бүгенге чараның үзенчәлеге шунда ки, республика халкының төрле дәүләт хакимияте органнары белгечләре белән бер-бер артлы мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бар иде. Бу бик зур вакытны экономияли һәм конкрет мөрәҗәгать буенча карарның нәтиҗәлелеге берничә тапкыр арта», – дип ассызыклады Жанна Старостина.

Хастаханәдә озак һәм катлаулы дәвалану үткән балаларның ата-аналарыннан еш кына социаль һәм пенсия тәэмин ителеше, торак, гаилә, җир законнары мәсьәләләре килә.

«ТР сәламәтлек саклау, Юстиция, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, РФ пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге һәм башкалар белгечләре күрсәткән ярдәм бәяләп бетергесез. Бала белән хастаханәдә даими рәвештә булганда, төрле юнәлешләр буенча, шул исәптән инвалидлык рәсмиләштерү буенча катлаулы мәсьәләләрен хәл итү һәрвакытта да мөмкин түгел. Дөнья көн саен үзгәрә һәм яңа законнар барлыкка килә. Бүген белгечләр дәвалау, тернәкләндерү, балага бирелгән ташламалар, белем турында күп кенә сорауларга җавап бирделәр. Зур рәхмәтемне белдерәсем килә, миңа барлык кызыклы сорауларга җавап табарга ярдәм иттеләр», - дип билгеләп үтте Лиананың әнисе Вафина Алия.

Иң кечкенә кешеләр өчен консультацияләр вакытында «Көмеш волонтерлар» хәрәкәтендә катнашучылар анимация программасы үткәрделәр.

Казандагы Гаилә Йорты чараны оештыручыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International