Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнең заман» XI фестиваленең гала-концертында булды

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» XI республика ачык иҗат фестиваленең Гала-концертында Рөстәм Миңнеханов булды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Наше время – Безнең заман» фестивале-иҗади процесска республиканың эшче яшьләрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган уникаль проект.

Фестиваль 2013 елда оештырылган. Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Быел фестивальдә 153 оешма, барлыгы 1,4 меңнән артык кеше катнашты.

«Без бу фестивальгә күбрәк предприятиеләр кушылу системасын булдырдык. Әмма производство җитәкчеләре моның белән кызыксынмаса, бездә бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Мин аларга эшче коллективлар өчен кирәкле шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде республика Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов фестивальнең Гран-при иясе булган «Нижнекамскнефтехим» командасын бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International