«Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган грант конкурслары» дискуссия мәйданчыгы

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

«Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк бүлеге коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен «Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган грант конкурслары» темасына дискуссия мәйданчыгына чакыра.

Әлеге очрашу кысаларында төп спикерлар булып түбәндәгеләр чыгыш ясаячак:

  • агымдагы Бөтенроссия граждан инициативалары конкурсы (тарафдарларның грант конкурсы) турында «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары рәисе урынбасары Дромняк Ксения Андреевна;
  • Татарстан Республикасында уздырыла торган коммерцияле булмаган оешма өчен грант конкурсларының роле турында «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Сафина Зөлфия Нурмөхәммәт кызы.

Чара 2023 елның 23 ноябрендә 14:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Горький урамы, 9 йорт (3 кат) адресы буенча узачак.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының коммерцияле булмаган оешма вәкилләре өчен партиянең җирле бүлекчәләрендә видеоконференция режимында кушылу каралган.
Әлеге мәйданчыкта катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк:

https://docs.google.com/forms/d/1xgSsGk0QbS6lqic6LLqy_mykf1KzMdVurluokAc7IqE/edit 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International