Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Тәрбиягә бала алган ата-аналар берлегенең төбәкара күчмә киңәшмәсендә катнашты. Чарада Мәскәүдән, Владивостоктан, Красноярск краеннан, Новосибирсктан вәкилләр һәм Татарстан коллегалары катнашты. Очрашу Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының КБО Йортында узды. Киңәшмәдә катнашучылар, ата-аналар һәм коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре чыгыш ясады.
2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында иҗтимагый күзәтүнең республика ачык штабының эшлекле очрашуы узды. Чара кысаларында сайлау хокукы һәм процессы өлкәсендәге экспертлар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белән берлектә алда торган сайлауларга әзерлек буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
5-8 март көннәрендә Евпаториядә Су асты спорты буенча «Акватлон» (ластларда көрәш) дисциплинасында Россия беренчелеге узды.
Азнакай Иҗтимагый Советы “Азнакай районы белем бирү учреждениеләрендә милли мәгарифне үстерү юллары” темасына очрашу уздырды. “Түгәрәк өстәл”дә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гыйләҗев Д.Р, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гыйләҗева З.С, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Ахмадишина Л.М, иҗтимагый Совет, мәгариф идарәсе Советы, директорлар Советы, ветераннар Советы, әтиләр Советы, "Хатын-кызлар Советы" коммерцияле булмаган оешмасы, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзалары, милли белем буенча директор урынбасарлары катнашты.
8 мартка “Дети-Нечкәбил-Балалар” балалар-яшьләр хәрәкәте әгъзалары “Гаилә канаты астында” оешмасы активы белән бергә хатын-кызларны, тәрбия проектларын котладылар, җырлар, шигырьләр, күңелле әңгәмәләр белән бәйрәм чәе оештырдылар.
2021 елның 4 мартында "Татарстан Республикасы Ветераннар Берлегендә" сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Казан яшь тамашачылар театрының «Театрны тудырып» («Создавая театр») инклюзив иҗат лабораториясе Казан яшь тамашачылар театрының төп сәхнәсендә М.Метерлинк буенча «Зәңгәр кош» спектаклен тәкъдим итте.
6 март көнне Казанда президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла торган "Без барын да булдырабыз, һәм сәламәт яшәү рәвеше безгә ярдәм итәчәк!" проекты кысаларында беренче дәрес узды.
2021 елның 26 февралендә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Поляков һәм Роберт Богданов Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе каршындагы Җиңү волонтерлары иҗтимагый үзәге активистлары белән очрашты.
6-7 март көннәрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча РСШОР бинасында 4 яшь категориясендә Казан беренчелеге уеннары узды.