ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Поляков Җиңү Волонтерлары иҗтимагый үзәге активистлары белән очрашты

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 26 февралендә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Поляков һәм Роберт Богданов Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе каршындагы Җиңү волонтерлары иҗтимагый үзәге активистлары белән очрашты.

Очрашу барышында алар Әфганстанда хезмәт итү һәм чикләнгән совет гаскәрләре контингенты сугышчыларының интернациональ бурычын үтәү турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Активистлар ветераннарның хикәясен игътибар белән тыңладылар һәм Әфганстан геройлары, сугыш алып бару шартлары, моджахедлар, гаскәрләрне дустанә илгә кертүнең сәбәпләре турында сораулар бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International