ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Коммерцияле булмаган оешмалар йортында Сәламәт яшәү рәвеше буенча «Иң яхшы табиб – син үзең» дигән белем бирү курсы программасы тормышка ашырыла. 17 мартта "Үт куыгы каналы – авыруларга каршы көрәштә ашыгыч ярдәм" темасына дәрес узды.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 12 мартында  «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

16 мартта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе утырышы узды.

«Игелекле эшләр остаханәсе» проекты кысаларында фонд партнерлар белән берлектә даими рәвештә төрле мастер-класслар, юридик консультацияләр оештыра, кызыксынулар буенча клублар җыя, төрле яшьтәге балалар өчен лекцияләр һәм күңел ачу дәресләре үткәрә. Проектның максаты - һәр кешенең шәхси һәм һөнәри үсеше, фикерләвен киңәйтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Бу ял көннәрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге "Шахмат, шашка, го буенча РСШОР" ДАУ бинасында 12 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенең сайлап алу уеннары узды.

"Курс" патриотик хәрәкәте проекты "Ак җайдак" республика егетлек үзәге яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Идел буе федераль округының иң уңышлы хәйрия проектлары 2021 елның 30 мартында 13.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр "#ВСЕГДАЧЕЛОВЕК (#һәрвакыткеше): гадел ярдәм практикасы" циклы кысаларында тәкъдим ителәчәк.

Чуашстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм яшьләр сәясәте Комиссиясе ярдәме белән юбилей елында чуаш халкының фашизмны Җиңүгә керткән өлешен күрсәтергә тиешле халык сайты булдырылды.


13
март, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Артем Кузнецов һәм Азат Гайнетдинов Казан шәһәре мэриясе башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров белән очрашуда катнаштылар.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов Тәрбиягә бала алган ата-аналар берлегенең төбәкара күчмә киңәшмәсендә катнашты. Чарада Мәскәүдән, Владивостоктан, Красноярск краеннан, Новосибирсктан вәкилләр һәм Татарстан коллегалары катнашты. Очрашу Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының КБО Йортында узды. Киңәшмәдә катнашучылар, ата-аналар һәм коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International