2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында иҗтимагый күзәтүнең республика ачык штабының эшлекле очрашуы узды. Чара кысаларында сайлау хокукы һәм процессы өлкәсендәге экспертлар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белән берлектә алда торган сайлауларга әзерлек буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Чарада җәмәгать күзәтчелегенең республика ачык штабы рәисе урынбасары Гәрәев Марсель Илһам улы һәм «Бәйсез иҗтимагый Мониторинг» ассоциациясе экспертлары Какохо Тимур Геннадиевич, Фәхретдинов Рафаэль Рүзәл улы һәм Шакирҗанова Лилия Җәмил кызы катнаштылар.
Алда торган сайлауларга штаб вәкилләренә бөтен республика буенча күзәтүчеләрне - иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләр вәкилләрен өйрәтергә туры киләчәк. Укуларны узган сайлау кампанияләренең практик тәҗрибәсе нигезендә үткәрү планлаштырыла. Төп хокуклардан һәм бурычлардан тыш, күзәтүчеләр коммуникация, штаттан тыш хәлләргә җавап бирү, фото һәм видеофиксация чараларын кулланып мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүматны тикшерү күнекмәләренә дә өйрәнәчәкләр.
Хәзерге вакытта штабта "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе экспертлары тарафыннан уздырылачак чараларның юл картасын булдыру буенча эш алып барыла.