"Татарстан Республикасы Ветераннар берлегендә" сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен бәйрәм концерты булды

2021 елның 12 марты, җомга

2021 елның 4 мартында "Татарстан Республикасы Ветераннар Берлегендә" сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Хатын-кыз - активистларга, сугышта катнашучыларга “Татарстан Республикасы ветераннары берлеге” ветераннар оешмасы рәисе Әхәт Юлашев җылы котлаулар белән мөрәҗәгать итте һәм ветераннар комитеты каршындагы ял итү һәм ветераннарга хезмәт күрсәтү үзәге эшенә зур өлеш керткән хатын-кызларның Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырды. 

«Татарстан ветераннары берлеге» ветераннарга хезмәт күрсәтү үзәгенең үзешчән сәнгать коллективлары, артист-солистлар көче белән бәйрәм концерты булды. Бөек Ватан сугышында катнашкан Фокина Зоя Семеновна өчен «Оттепель» җыры яңгырады һәм ул вальска «Империал» бию коллективы җитәкчесе Александр Павлов тарафыннан чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International