Го уены буенча Казан беренчелеге уеннары узды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

6-7 март көннәрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча РСШОР бинасында 4 яшь категориясендә Казан беренчелеге уеннары узды. 20 яшькә кадәр категориядә Анджей Хафизов җиңү яулады, 16 яшькә кадәр - Әскәр Хөсәенов, 9 яшькә кадәр - Марк Кириллин, 12 яшькә кадәр яшьтә җиңүчеләр берьюлы ике - Артур Гыймадиев һәм Руслан Тарасов, аларда барлык өстәмә күрсәткечләр туры килгән. Киләсе ялларда ук балаларны онлайн режимда узачак Россия беренчелегенең сайлап алу уеннары көтә. Әгәр дә безнең егетләр финал дүртлеккә эләксә, алар инде Владивостокта быелгы җәйдә беренче урын өчен көрәшәчәк.
Шул ук вакытта Питерда "Полиметалл" ААҖ, Россия Го Федерациясенең баш иганәчесе призларына дәрәҗәле турнир узды. Казан спортчысы, ЗМС Александр Динерштейн бик яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм барлык 8 турда да җиңү яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International