6 март көнне Казанда президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла торган "Без барын да булдырабыз, һәм сәламәт яшәү рәвеше безгә ярдәм итәчәк!" проекты кысаларында беренче дәрес узды. Аңа балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе ярдәм күрсәтә. Проект авыр тормыш хәлендә булган хатын-кызларга һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Дәресләр программасында бию, йога, фитнес буенча дәресләр, чакырылган тренер, Халыкара класслы спорт мастеры Павлова Олеся белән сәламәт туклану буенча лекция узды. Балалар белән балалар психологы эшләде, ә әниләр белән дәресне психотерапевт үткәрде. Чара ахырында әниләр балалар белән бергә 8 март көнне гамәли иҗат остасы җитәкчелегендә үзләренә бүләк ясадылар. Кайбер гаиләләр дәрескә тулы составта килгән. "Без барыбыз бергә булдырабыз" проекты әниләр клубы булыр дип ышанабыз, анда алар фикердәшләрен таба, үз проблемаларын хәл итә ала һәм квалификацияле белгечтән киңәш һәм ярдәм сорый алачак.


