ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

12-13 февральдә, Санкт-Петербургта Кытай Халык Республикасының Генконсуллыгы кубогына (кытай телендә - вейцлар) 1 нче турнир узды, анда якташыбыз - барлык партияләрдә дә җиңү яулаган атказанган спорт мастеры Илья Шикшин җиңде.

13 февральдә Түбән Кама шәһәренең «Дружба» спорт комплексында хәрби сәнгать фестивале кысаларында киокусинкай буенча чемпион титулы өчен һәм тай боксы буенча чемпион поясы өчен ТАТФАЙТ Халыкара лигасының профессиональ сугышлары узды.

12 февральдә  Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») төбәк иҗтимагый оешмасы психолог-тренер, педагог Камзина Олеся Львовна белән дәресләр үткәрделәр. 

Яшь тамашачы театры белән берлектә, «Игелекле эшләр көне»  фонды дүртенче ел «Чикләрсез театр» проектын гамәлгә ашыра. Ул бер үк вакытта сәламәт тамашачылар өчен дә, инвалид кешеләр өчен дә спектакльләрне карау уңайлы булу максатын куя.

2022 елның 08 февралендә Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаевның һәм аның экипажының Узедом утравыннан «Heinkel Не 111 H-22» немец бомбардировщигында немец-фашист әсирлегеннән качуына 77 ел.

Тэги: Рафаэль Шакирҗанов

12
февраль, 2022 ел
шимбә

7 февральдә, Россия фәне көне алдыннан, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә белем бирү оешмаларының һәм җитештерү предприятиеләренең аспирантларын, адъюнктларын, студентларын, курсантларын, яшь галимнәрен хөрмәтләделәр. 

9 февральдә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Иҗтимагый палаталары Советы Президиумының оештыру утырышында катнашты, ул Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында катнаш форматта узды.

Тэги: Зиля Валеева

11
февраль, 2022 ел
җомга

10 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Андрей Королев, Илсөяр Гарифуллина, Рим Мостаев, Александр Поляков һәм Радий Зарипов катнашты.

Тэги: Радий Зарипов Алекандр Поляков Андрей Королев Илсөяр Гарифуллина Рим Мостаев Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов Татарстан-24 телеканалында «Главные новости» («Төп яңалыклар») программасында катнашты һәм җылылык өчен ничек яңадан исәпләү үткәрергә кирәклеге турында сөйләде.

Тэги: Дмитрий Романов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International