27 февральдә «Игелекле эшләр көне» һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театры тифлокомментарий һәм сурдотәрҗемә белән спектакльләргә чакыралар

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Яшь тамашачы театры белән берлектә, «Игелекле эшләр көне» фонды дүртенче ел «Чикләрсез театр» проектын гамәлгә ашыра. Ул бер үк вакытта сәламәт тамашачылар өчен дә, инвалид кешеләр өчен дә спектакльләрне карау уңайлы булу максатын куя.

Начар күрүче тамашачыларга тифлокомментатор  наушниклар аша сәхнәдәге хәлләрне (декорация, хис-кичерешләр һәм гамәлләрне) тасвирлый, ә сурдотәрҗемәче начар ишетүчеләргә ишарәләр теле ярдәмендә барысын да ишетергә ярдәм итә.

«Чикләрсез театр» кысаларында түбәндәге 6 спектакль адаптацияләнгән: «Дикий», «Молодильные яблочки», «Маленький принц», «Оскар и Розовая мама», «Джельсомино в Стране Лжецов» һәм «Господин Ибрагим». 2021 елда проект «Серебряный Лучник» X Идел буе төбәк премиясенең «Хәйриячелек һәм корпоратив социаль җаваплылык» номинациясендә җиңүче дип танылды. Проект эше вакытында махсус күрсәтүләрдә 600 гә якын начар күрүче һәм начар ишетүче тамашачы булды.

27 февральдә проектның ике спектаклен күрсәтәчәкләр:

13.00 Дикий - 8 яшьтән өлкән балаларга;

18.00 Господин Ибрагим  - 14 яшьтән өлкән тамашачыларга.

Сәләмәтлекләре ягыннан чикләүләр булган тамашачылар өчен ташламалы билетлар сатып алу мәсьәләсе буенча  театрга 7 (987)-211-37-47 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Проектны гамәлгә ашыруда фондка «Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе» һәм Добро Mail.Ru сервисы ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International