Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева А.В. Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивален ачу тантанасында катнашты

2022 елның 11 феврале, җомга

Татарстанда А.В. Котков исемендәге ХХХI республика рус хор музыкасы фестивале тәмамланды.

Быел чара Татарстан Республикасы муниципаль районнарының иҗат коллективларыннан 67 гариза җыйды. Фестиваль гадәттәгечә 2 көн узды.

Гала-концерт программасына Казан, Алексеевск, Арча, Әлмәт, Буа, Биектау, Алабуга, Лаеш, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат һәм башка районнардан 35 коллектив керде.

Фестивальне ачу 5 февральдә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә, ә икенче көнне С. Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда дәвам итте. Ике көн дә концертларны онлайн-трансляцияләү алып барылды.

Тантаналы чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.

Фестиваль музыкант, халык хор иҗатының энтузиасты, С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараеның «Рус җыры» халык хорына нигез салучы Александр Котков истәлегенә багышлап үткәрелә. 

Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Халыклар дуслыгы йорты, Казан Башкарма комитеты ярдәмендә ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International