9 февральдә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Иҗтимагый палаталары Советы Президиумының оештыру утырышында катнашты, ул Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында катнаш форматта узды. Инде икенче ел рәттән Зилә Вәлиева Президиумда Идел буе федераль округын тәкъдим итә.
Чара кысаларында Президиум рәисе сайлаулары узды. Президиум рәисе булып Калининград өлкәсенең Иҗтимагый палата рәисе Игорь Селиванов билгеләнде, шулай ук - Красноярск краеның Иҗтимагый палатасын җитәкләүче Наталья Грушевская рәис урынбасары булып сайланды.
Утырыш ахырында Россия Иҗтимагый палата аппараты җитәкчесе Николай Доронин булачак «Сообщество» форумы кампаниясенә әзерлек һәм «Сенеж» идарә остаханәсендә регионнарның иҗтимагый палаталары өчен семинар турында сөйләде, шулай ук регионнардан килгән җәмәгатьчеләрне чараларда катнашырга чакырды.
Белешмә өчен мәгълүмат:
Россия Иҗтимагый палаталары Советы президиумы бер елга сайлана. Аңа 12 кеше керә: РФ Иҗтимагый палатасыннан дүрт һәм һәр федераль округтан сигез кеше. Федераль палатадан Президиумга Лидия Михеева, аның беренче урынбасары, Россия Герое Вячеслав Бочаров, РФ Иҗтимагый палатасы Секретаре урынбасары Александр Галушка һәм РФ Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш һәм җирле үзидарә комиссиясе рәисе Андрей Максимов керде. 1 февральдә тәмамланган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча президиум составына Татарстан Иҗтимагый палатасы башлыгы Зилә Вәлиева (Идел буе федераль округы), Липецк өлкәсенең Иҗтимагый палатасы башлыгы Ирина Бурмыкина (Үзәк Федераль округ), Игорь Селиванов (Төньяк-Көнбатыш федераль округ), Волгоград өлкәсенең Иҗтимагый палатасы башлыгы Татьяна Гензе (Көньяк федераль округ), Төньяк Осетия Иҗтимагый палатасы башлыгы Нина Чиплакова (Төньяк Кавказ федераль округы),ЯНАО Иҗтимагый палатасы башлыгы Дмитрий Заякин (Урал федераль округы), Наталья Грушевская (Себер федераль округы), Приморье краеның Иҗтимагый палатасы башлыгы Борис Ступницкий (Ерак Көнчыгыш федераль округы).