Татарстан Республикасы «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») төбәк иҗтимагый оешмасы психолог-тренер белән дәресләр үткәрде

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

12 февральдә  Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә  Татарстан Республикасы «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») төбәк иҗтимагый оешмасы психолог-тренер, педагог Камзина Олеся Львовна белән дәресләр үткәрделәр. Мәктәп осталары һәм педагоглары белән «Педагог шәхесе психологиясе. Зур педагогик стажы булган укытучының эмоциональ януы: аларны бетерү буенча төп симптомнар һәм гамәли тәкъдимнәр» темасы буенча мастер-класс үткәрелде.

Үсмерләр белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән төркемнәрдә тренинг дәресләре узды. Уен аша балалар бер-берсен якыннанрак белделәр, алкогольле бәйлелектәге кешенең ничек үзгәрүен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International