Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы 2022 елның 24-25 августында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.
18 һәм 19 июньдә Татарстан Республикасы Питрәч районының Альвидино авылында «Элбэдэн хәрби уеннары» IV Бөтенроссия хәрби-тарихи реконструкция фестивале узачак.
2019 елдан «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән «Мәрхәмәтлелек маршрутлары» проектын тормышка ашыра.
Россия көнендә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин традиция буенча «Россия Федерациясе Хезмәт Герое» алтын медальләрен һәм 2021 елда фән, технологияләр, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә, хокук саклау эшчәнлегендә күренекле казанышлары өчен Россия Федерациясе дәүләт премияләрен тапшырды. Бүләк алучылар арасында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры, 5 чакырылыш Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Гөлзада Руденко да бар иде.
12 июнь көнне Милли китапханә янында 2022 нче елның өченче хезмәт семестрын ачу тантанасы булып узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия көне уңаеннан мөрәҗәгате.
2022 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстан Республикасында Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган «Милли – актуальләргә» этномәдәни фестивале кысаларында уза торган «Халыклар дуслыгы парады» акциясендә катнашты.
Әкият театры янындагы сквер «Мәдәниятне гамәлдән чыгарып булмый! Россия өчен!» музыкаль-шигъри кичә өчен мәйданчык булды.
2022 елның 9 июнендә расланган эш планы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырыш булды. Утырышны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин үткәрде.
2022 елның 10 июнендә Буа туган якны өйрәнү музеенда «Гражданлык сәгате» төбәк проекты кысаларында Буа муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе, «Форпост» үзәге хезмәткәрләре, яшьләр бүлеге һәм ветераннар советы вәкилләре белән берлектә 14 яше тулган яшь гражданнарга паспортлар тапшырды. Акция Россия көнен бәйрәм итүгә багышланды.