Буа районы Иҗтимагый советы рәисе яшь гражданнарга паспортлар тапшыруда катнашты

2022 елның 11 июне, шимбә

2022 елның 10 июнендә Буа туган якны өйрәнү музеенда «Гражданлык сәгате» төбәк проекты кысаларында Буа муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе, «Форпост» үзәге хезмәткәрләре, яшьләр бүлеге һәм ветераннар советы вәкилләре белән берлектә 14 яше тулган яшь гражданнарга паспортлар тапшырды. Акция Россия көнен бәйрәм итүгә багышланды.

Сәламләү сүзе белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Ханбиков чыгыш ясады: «Һәр яшь кешегә паспорт алу — тормышта яңа баскыч һәм яңа җаваплылык. Бу олы  юлга бер адым! Безгә шундый зур һәм бөек ил - Россия гражданнары булу бәхете елмайды», - дип билгеләп үтте ул.

Барлык яшь паспорт ияләренә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International