«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды «Мәрхәмәтлелек маршрутлары» конкурсын игълан итә

2022 елның 14 июне, сишәмбе

2019 елдан «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән «Мәрхәмәтлелек маршрутлары» проектын тормышка ашыра.

Проектның максаты: 12-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү һәм агарту өчен шартлар тудыруга ярдәм итү, ватандашларның хәйрия эшчәнлеге тарихын өйрәнүгә бәйле рәвештә яшәү территориясендә тематик туристик продуктлар булдыру буенча проект эшчәнлегенә җәлеп итү.

2022 елда проект кысаларында Фонд җәйге каникуллар чорында Татарстан Республикасы мәктәпләре, урта махсус һәм махсус белем бирү, шәһәр һәм шәһәр читендәге лагерьларның теләсә нинди формаларына йөрүче укучылары өчен конкурс игълан итә.

Конкурска туган якта хәйрия һәм меценатлык тарихы белән бәйле мәдәни объектлар яки истәлекле урыннар турында текст, фото-һәм видеоматериаллар белән ныгытылган материаллар тәкъдим ителә. Иң яхшы материаллар Татарстан Республикасының хәйрия календарена кертеләчәк.

2022 ел Россиядә Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде, шуңа бәйле рәвештә туган як тарихын һәм анда яшәүчеләрне өйрәнү аеруча әһәмиятле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International