Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Борис Леушин 2022 елның өченче хезмәт семестрын ачу тантанасында катнашты

2022 елның 12 июне, якшәмбе

12 июнь көнне Милли китапханә янында 2022 нче елның өченче хезмәт семестрын ачу тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасы комсомол ветераннары берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Борис Леушин, югары уку йортлары, сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты һәм чыгыш ясады.

Тантаналы ачылышта өченче хезмәт семестрына әзерлек турында шәһәр, район һәм югары уку йортлары штаблары командирларының рапортлары тыңланды, Кырым һәм Краснодар краеннан алып Ерак Көнчыгышка кадәр халык хуҗалыгының иң мөһим төзелешләренә һәм объектларына юнәлешләр тапшырылды. Аннары хезмәт семестры ударникларын бүләкләү, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышлары һәм бергәләп фотога төшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International